Шəhри Чаллы

Телевизорны – Чаллыда

Кытайның көнкүреш техникасы җитештерүче Haier предприятиесе Чаллыда суыткычлар гына түгел, телевизорлар да җитештерергә уйлый. Җитештерү заводы суыткычлар заводы янында, КИП "Мастер" территориясендә урнашачак. Бу турыда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков журналистлар белән очрашу вакытында хәбәр итте. Ул Татарстанның Haier компаниясе белән элемтәләрне тагын да ныгытырга теләвен белдерде. "Җитештерү күләмнәре 33 млрд...

Кытайның көнкүреш техникасы җитештерүче Haier предприятиесе Чаллыда суыткычлар гына түгел, телевизорлар да җитештерергә уйлый. Җитештерү заводы суыткычлар заводы янында, КИП "Мастер" территориясендә урнашачак. Бу турыда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков журналистлар белән очрашу вакытында хәбәр итте. Ул Татарстанның Haier компаниясе белән элемтәләрне тагын да ныгытырга теләвен белдерде. "Җитештерү күләмнәре 33 млрд доллар булган Haier компаниясе көнкүреш техникасы ясау буенча лидер санала, аның Америка базарындагы урыны "Дженерал Электрик" бүлекчәсе ярдәмендә тагын да ныгыды", - диде Илдар Шәфкать улы.

Haier компаниясе Чаллыда суыткычлар төзү заводын монтажлауны төгәлләп килә. План буенча предприятие апрель аенда эшли башларга тиеш. Заводның җитештерү куәте - елына 250 мең суыткыч (киләчәктә аны 500 меңгә җиткерү каралган). Җитештерелгән продукциянең бер өлешен компания Евразия икътисадый берлеге илләренә сатарга планлаштыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: