Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң нишләргә?

Алдагы көннәрдә синоптиклар вәгъдә иткән кыраулар, һава температурасының төнлә 6 градуска кадәр төшүе теплицадагы помидорларга зыян салмасын өчен берничә киңәшкә игътибар итегез.

Башка елларда теплицага помидор, борыч үсентеләрен апрель урталарында чыгарып утырта торган идек, бу вакытта алар гөрләп үсә иде, дисезме? Тәҗрибәле бакчачылар өчен тышта буранлап кар явамы, җил котырамы — алар табигать көйсезлегеннән куркып тормый. Быел да күпләр теплицага үсентеләрне язның алдаткыч җылы көннәрендә үк чыгарып утыртты инде. Алдагы көннәрдә синоптиклар вәгъдә иткән кыраулар, һава температурасының төнлә 6 градуска кадәр төшүе теплицадагы помидорларга зыян салмасын өчен берничә киңәшкә игътибар итегез.

Беренчедән, теплицагыз яхшылап җыелган булырга, анда бер генә тишек тә, ягъни җил үтә торган урын да калмаска тиеш.

Икенчедән, теплицада һәрвакыт зур савытлар белән су торырга тиеш, салкында ул җылылык бүлеп чыгара.

Өченчесе, иң мөһиме, үсентеләр өстенә тагын бер-ике кат спанбонд (ак тукыма) ябарга кирәк. Мөмкинлек булса, төнгелеккә җылыткыч куярга була.

Тагын бер шарты бар: иртән кояш нурлары яктырта башлау белән һәр үсенте төбенә җылы су салып чыгыгыз. Бу яшелчәләрдә төнлә кичергән стрессны бетерә.

https://kiziltan.ru/

Фото: fermoved.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев