Шəhри Чаллы

Терминал бинага кертми

Терминал тән температурасы 37,2 градустан арткан яисә битлеге булмаган кешенә бинага кертми.

Гендирекциягә – терминал

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең генераль дирекциясенә керү урынына тән температурасын үлчәү өчен терминал куйганнар.

Әлеге терминал хезмәткәрләрнең температурасын үлчәп кенә калмый, аның битлеге барлыгын да күрәстә икән. Терминал тән температурасы 37,2 градустан арткан яисә битлеге булмаган кешенә бинага кертми. Керү юлы автомат рәвештә ябыла. Бинага керү өчен хезмәткәрләр җайланма янына басалар һәм температура үлчәнгәч, рөхсәт тавыш ишетелгәч, эчкә үтәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: