Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәгәрмәчләрне алыштырырга вакытмы әле?

Тиздән кыш җитә, ди синоптиклар.

Якын арада беренче кар, төнге суыклар көтелә, вакытлыча кар катламы урнашачак. Димәк, автомобиль йөртүчеләргә  транспортларын техник төзеклеккә тикшерү турында хәзер үк кайгырта башларга вакыт. Җәйге резинаны кышкыга алыштырмаган булсагыз, бу хакта бүген үк кайгыртыгыз, ди Чаллы Дәүләт автоинспекциясе. 

Җәйге тәгәрмәчләр көннәр суытуга катылана, ә кышкы резина йомшаграк була. Шуңа да алар бу чорда күпкә ышанычлырак санала.
Аның составында кирәкле һәм алыштыргысыз компонент – силика бар. Ул исә ягулыкны да, ким дигәндә, 5 процентка кимрәк тә тотарга мөмкинлек бирә.

Юлларда беренче бозлавыклар булганда машина йөртүчеләргә дистанцияне үтәргә, юл һәм метеорологик шартларга туры килә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә киңәш ителә.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл

2
X