Яңалыклар тасмасы

Әти-әниләр имтихан тапшырачак

Оештыручылар фикеренчә, әлеге акциядә катнашып, әти-әниләр бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат алачак.

17 апрельдә Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, имтиханны өч төркемдә бирергә була.

Оештыручылар фикеренчә, әлеге акциядә катнашып, әти-әниләр бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат алачак. Әлеге акция башкаланың 127нче мәктәбендә үткәреләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев