Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тимурның әтисе: «Үз куллары белән тавык та суя алмый иде ул!» - ВИДЕОЛАР

Атна башында Чаллы янында урнашкан Мәләкәс авылындагы канлы вакыйга бөтен республика халкын тетрәндерде. 25 яшьлек Тимур Прохоров 21 яшьлек хатыны һәм аның туганын пычак белән кадап үтерә. Соңыннан, тикшерүчеләр фикеренчә, егет үзе дә әтисенең ау мылтыгы белән атылып үлә. Керәшен, татар, рус милләте вәкилләре дус-тату яшәгән авылда моңа ышанмыйлар.

Өч көн элек кенә никахларын рәсмиләштерүне бәйрәм иткән гаиләдә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, диләр. Авыл җитәкчеләре дә, күрше-күлән дә бу ипле пар бер-берсен бик ярата иде, дип кабатлыйлар. Тимурның мондый вәхшилеккә кулы бармас иде, дип, мәрхүмнең туганнарына дөреслекне торгызырга киңәш итәләр. 

Тимурның әтисе Радик Прохоровның авылдашларының, хезмәттәшләренең, кайгы килгәч, ярдәм итүләренә, иңнәрен куюларына куңеле булган. Нинди олы йөрәкле икән Мәләкәс халкы! Тимур ике балалы гаиләдә төпчеге була. Әниләре, каты авырып, иртә дөнья куйган.

- Ул кайгыны улларым белән бергә күтәрдек, алар әниләрен карарга да булыштылар. Бергә өй җиткердек. Тимур өйләнеп, шунда яши башлагач, күңелем тыныч булды, – дип сөйли әти кеше. – Мин баламның андый җинаятькә барганына ышанмыйм. Ышанасызмы, үз куллары белән тавык та суя алмый иде ул! Алсуны да бик яратты. Бөерләре авыру булса да йөз чөермәде ул аннан. Кадерләп яшәрмен,, дип, тәкъдим ясады. Без бер бригадада эшләдек. Алсуның башы авыртса да, эштән сорап, кайтып китә иде.


«Авылдашлар да, хезмәттәшләр дә Тимурны мактыйлар иде», – ди Радик Прохоров. Ул аларга, балаларын җирләгәндә күрсәткән ярдәмнәре өчен, рәхмәт белдерә. Кешеләрнең ышанычы дөреслекне әзләргә этәрә. Яшьләрне әрәм иткән чын җинаятьчеләр табылырга тиеш, дип саный. 
Әлегә тикшеру бара. Тик матбугатта, Тимур Прохоровны җинаятьче итеп билгеләгән беренче фаразларда, шик уяткан кайбер фактлар чыкты инде: үләр алдыннан егет үзе дә каты кыйналган булган. Ул табылган машинада кан таплары да булмаган. Радик Прохоров: «Кемнәрдер, улымны үтереп, машинага утыртып калдырган булырга тиеш. Шуларны табарга кирәк. Мондагы тикшерүчеләр генә очына чыга алмаса, Мәскәүгә мөрәжәгать итәчәкмен», – ди.


 

Резидә Юсупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига