Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тирә-ягыбыз чиста булсын

Билгеле булганча, 1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башланды. Шушы вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла.

Наил Мәһдиев фикеренчә, шәһәрне ничек тәртипкә китерүебез иртәгә ничек эшләвебез һәм яшәвебез белән бәйле. Тирә-ягыбыз чиста икән, күңелебез дә чиста була. Чыннан да, табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә-тирә белән бәйле.

Шушы максаттан чыгып, икеайлык кысаларында безнең 58нче мәктәптә дә 23 апрель көнне зур өмә узды. Мәктәп янын чистартуда барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр катнашты. Агачларның кәүсәләрен агарту, корыган ботакларны кисү, чүптән һәм корыган яфраклардан арындыру кебек эшләр башкарылды. Шулай ук ишек аллары, газоннар чистартылды, агачлар тәртипкә китерелде. Өмәнең файдасы зур булды - мәктәп мәйданы күзгә күренеп чистарды, матурланды. Өмә барышында агачлар, куаклар да утыртылды. Тиешле нәтиҗәгә бер көндә куелган хезмәт белән генә ирешеп булмый. Тирә-ягыбызның чисталыгы белән даими шөгыльләнергә кирәк. Шуны истә тотып, укучылар, булдырылган тәртипне, чисталыкны саклау өчен, график буенча мәктәп яны мәйданында әледән-әле хезмәт куялар.

Мәктәп укучылары шәһәребезне тәртипкә китерүгә дә үз өлешләрен кертәләр - үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән шәһәр мәйданнарын чистартуда да катнашалар. Мәсәлән, 5 "б" сыйныфы укучылары укытучылары Римма Сафиуллина белән Орловка бистәсе янындагы елга буйларын чүптән арындыруда катнаштылар. Даими рәвештә һәрбер сыйныф үзенә беркетелгән һәйкәл яннарын тәртипкә китерә.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: яши торган җирнең чисталыгы турында һәркем кайгыртырга, кулыннан килгәнчә бу изге эшкә үз өлешен кертергә тиеш.

Җиһангиров Булат, 11нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев