Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әтисе белән кызы янып үлгән куркыныч янгыннан соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты

Яр Чаллының бакчачылык ширкатендә килеп чыккан янгын вакытында әтисе белән 12 яшьлек кызы янып үлгән куркыныч янгыннан соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

РФнең Җинаять Кодексының 109 маддәсе 3нче өлеше – саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча эш алып барыла.  
Исегезгә төшерәбез, янгын турында хәбәр кичә төнлә килеп ирешә. Чаллының янгын сүндерү-саклап калу гарнизонының ПСЧ-55 бүлекчәсе янгын сүндерүчеләре афәт чыккан җиргә (шәһәрдән 9 км ераклыкта) 10 минут эчендә килеп җитәләр. Монда 4кә 6 метр булган бер катлы металл бытовка яна булып чыккан. Әлеге бытовканы бакча өе буларак кулланган булганнар. Әлеге өйдә әтисе белән аның ике кызы була.   
24 кв.м мәйдандагы янгын локальләштерелә һәм 20 минуттан соң ачык утны тулаемы белән сүндерүгә ирешәләр. Нәтиҗәдә, янгын эчендә ике кеше вафат була, бер кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Бүлекчә янгын сүндерүчеләре афәт килеп чыккан урынга килеп җиткәнче, бытовкадан үз көчләре белән 7 яшьлек кыз бала чыга ала. Аның тәне 15%ка янган була, кызны тиз арада шәһәрнең Кама балалар медицина үзәгенә алып китәләр. Кызчыкның 37 яшьлек әтисе һәм 12 яшьлек апасы янгын вакытында тереләй вафат булалар.
Бәхетсезлек булган урынга шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелов һәм аның урынбасары Айдар Сәлимуллин да чыктылар. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр челтәрләре аппаратларын дөрес итеп сайламау булган. Янгын буенча тикшерү органнары хәзер процессуаль тикшерү уздыра. Аның барышы һәм нәтиҗәләре шулай ук прокуратурада контрольгә алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига