Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән театрда яңа премьера

1-3 октябрь дә Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа сезон «Яшь йөрәкләр» спектакле белән ачыла.

Фәтхи Бурнаш әсәрен театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерә. Хәйретдин ролен Руслан Әюпов, Сәрбиҗамал ролен Гөлинә Минhаҗева башкара. 
Уен-көлкегә, яшьләрнең шаянлыгына корылган музыкаль комедия төрле буын тамашачысына  бердәй якын. Сәрбиҗамал белән Хәйретдиннең саф, самими сөюен үзәккә алган тамаша тапкыр сүзләргә, канатлы гыйбарәләргә бик бай. Спектакль лирик җырлар, уен такмаклары белән бизәлеп, беренче бөтендөнья сугышы чорында да яшьлек рухының көче һәм мәхәббәт турында сөйли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният