Тәүлек эчендә коронавирусның 85 очрагы ачыкланган
Яңалыклар тасмасы

Тәүлек эчендә коронавирусның 85 очрагы ачыкланган

Барлыгы 16 302 очрак ачыкланган

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 85 яңа очрагы теркәлгән.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 85 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, арта барып, барлыгы 16 302 очрак ачыкланды», - дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә республиканың 92 кешесе терелде, барлыгы 12 812 кеше коронавирусны җиңде, дип өстәде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев