Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәмле чизкей пешерим дисәң...

Чизкейкны ясар өчен түбәндәге азык-төлекләр кирәк булачак: 400- 500 гр. "Юбилейное" печеньесы 180-200 гр. ак май 1-2 аш кашыгы каймак 500- 600 гр. эремчек 4-5 йомырка шикәр комы, ванилин тәм буенча 2 данә "Даниссимо"йогурты ( эчендә шариклар булганы) "Юбилейное" печеньесын вакларга һәм ак май белән яхшылап бутарга, табага салырга да,...

Чизкейкны ясар өчен түбәндәге азык-төлекләр кирәк булачак:

400- 500 гр. "Юбилейное" печеньесы
180-200 гр. ак май
1-2 аш кашыгы каймак
500- 600 гр. эремчек
4-5 йомырка
шикәр комы, ванилин тәм буенча
2 данә "Даниссимо"йогурты ( эчендә шариклар булганы)
"Юбилейное" печеньесын вакларга һәм ак май белән яхшылап бутарга, табага салырга да, әзер массаны 15-20 минутка суыткычка куеп алырга.
Шул арада эремчеккә йомырка, шикәр, ванилин кушып яхшылап болгатырга. Аннан аны печенье өстенә салып, кызу булмаган ( 100-120 градуслы) мичтә 45-60 минут тотарга.
Мичтән алгач, өстенә йогурт салырга кирәк булачак. Әзер чизкейкны төрле җиләк-җимеш белән дә бизәргә була.
Әлеге чизкейкны пешерер өчен махсус таба ( кырые алына торганы) кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев