Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төнлә Чаллыда торак йортларның берсендә газ шартлаган

Бу хәл ГЭС бистәсендәге торак йортларның берсендә килеп чыккан. Төннең икенче яртысында биредә газ шартлый.

Бу мәгълүматны «Газпром Трансгаз Казан» оешмасынының җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары белән элемтә хезмәтендә расладылар. Торак йорт Җәлил урамында урнашкан.

Тәне пешкән 36 яшьлек ир-атны хастаханәгә озатканнар. Беренче мәгълүматларга караганда, ул үзенә кул салырга уйлаган булган.

Хәзер йорт газ белән тәэмин ителгән, газ куллану челтәренә зыян килмәгән, дип өстәдедәр «Газпром Трансгаз Казан» оешмасында.

Газ шартлаган фатир хуҗасыннан тыш, башка берәү дә зыян күрмәгән. Шулай ук йорт конструкцияләре дә җимерелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X