Төнге авария бер чаллылының гомерен өзде
Яңалыклар тасмасы

Төнге авария бер чаллылының гомерен өзде

Җәяүле, алган тән җәрәхәтләреннән, табиблар машинасында вафат була.

Чаллыда кичә кич Муса Җәлил проспектында юл-транспорт һәлакәте булды. Биредә “Мәдәният паркы” тукталышы янындагы җәяүлеләр кичүендә 46 яшьлек ир-атны машина таптады. «Hyundai Accent» руле артында  32 яшьлек чаллылы була. Вакыйга урынына тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте килә. Тик җәяүле, алган тән җәрәхәтләреннән, табиблар машинасында вафат була. 

Фаҗига урынында ясалган фотолардан күренгәнчә транспорт чарасының уң як крылосы янчелгән, тәрәзәсе чатнаган. Авариянең гаеплеләрен тикшерү ачыклаячак.

фотолар: Чаллы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига

Нет комментариев