Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тоннель» рейды үткәрелгән

Дүшәмбе көнне район ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә Яр Чаллы - Водозабор юлының Әҗмәкәй борылышында 391-р номерлы приказ нигезендә махсус рейдта булдылар. Аның барышында руль артына исерек килеш утырган ике йөртүче - берсе тукайлы, икенчесе Яр Чаллыда яшәүче тоткарланды. Шулай ук хокук сакчылары хуҗасы штрафларын вакытында түләмәгән өчен арестта...

Дүшәмбе көнне район ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә Яр Чаллы - Водозабор юлының Әҗмәкәй борылышында 391-р номерлы приказ нигезендә махсус рейдта булдылар. Аның барышында руль артына исерек килеш утырган ике йөртүче - берсе тукайлы, икенчесе Яр Чаллыда яшәүче тоткарланды. Шулай ук хокук сакчылары хуҗасы штрафларын вакытында түләмәгән өчен арестта булган «КАМАЗ» машинасын туктатты. Автомобиль штрафстоянкага куелды, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. ЮХИДИ инспекторлары чәршәмбе көнне - 21 февральдә чираттагы «Тоннель» рейдына да шушы ук участокка чыгалар. Инспекторлар исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклауга аерата игътибар бирәчәкләр. Узган атнада үткәрелгән шундый рейд вакытында махсус прибор аша тикшертүдән баш тарткан машина йөртүчене шәһәр наркология диспансерына алып барырга туры килгән, аппарат әлеге ир-атның спиртлы эчемлек кулланган булуын билгеләгән. Шушы ук рейдта 6 йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен штраф салынган. http://tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/24391-narkologiya-dispanseryina-alyip-baryirga-turyi-kilgәn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев