Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев: «Хатын-кызлар безнең сыман фикер йөртмиләр»

«Минем тормышта хатын-кыз...» темасына кызыклы фикерләр.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Шәһри Чаллы" редакциясе "Минем тормышта хатын-кыз темасына сораштыру үткәрде.  Акыллы фикерләре белән ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев та уртаклашты. 

- Кешелек дөньясы Адәм галәйһиссәламнән башланган. Аллаһы Тәгалә аңа пар итеп Һава анабызны яраткан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм дә: “Хатын-кызларга карата яхшы булыгыз. Алар – кәкре кабыргадан яратылган. Турайтмакчы булсаң, сындырырсың”,  - дигән бит!
Гүзәл затларыбыз, чыннан да, бик нечкә күңелле. Әмма шул ук вакытта рухи яктан көчле, ихтыярлы. Алар тормышыбызда бик мөһим роль уйный дип әйтер идем. Алар ана да, тормыш иптәше дә, килен дә, ярдәмче дә... Җил-яңгыр тидермичә үстергәннәре өчен Әниләргә чиксез рәхмәтлебез. Хәзер дә, ничек вакытлары җитте икән, дип уйлап куям. Уйлап карасаң, тәүлек дәвамында күпме эш башкарган бит! Безне дә тәрбияләгән, йорт эшләрен дә онытмаган. Мәшәкатьләре чиксез. Аллаһы Тәгалә шуңа күрәдер дә аларга сабырлык, күңел киңлеге биргән. 

Тормыш иптәше буларак, хатын-кыз синең ышанычлы терәгең. Алар безнең сыман фикер йөртмиләр. Табигатьне матур итеп күрә беләләр. Шул дөньяга үзгә карашлары белән безне башка күзлектән фикер йөртергә өйрәтәләр, яңа үрләр яуларга этәрәләр. Шуңа һәркемгә парлы булып, хөрмәттә, мәхәбәттә яшәүләрен телим. Бергә булганда дөнья ямьле, тормыш сукмагыннан атлавы җиңелрәк. 

Шунысын да әйтеп узасым килә: безнең татар хатын-кызлары бик чибәр һәм кыю. Татар әбиләре алар бит шулхәтле аерылып торалар. Ап-ак киемнәрдән матур итеп киенәләр, яулыкларын матур итеп бәйлиләр. Урамнан узсалар, фәрештәләр күргән сыман буласың.
Гүзәл затларыбызга исәнлек-саулык, күңел байлыгы телим. Бергә дөньяларны матур итеп мәхәббәттә, хөрмәттә яшик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март котлаулар