Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Без алдыбызда нинди бурычлар торганын беләбез»

Ул бу хакта Чаллыда узган Идел-Кама төбәкара идарәсенең йомгаклау коллегиясендә сөйләде.

Чаллының IT-парк бинасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте Идел-Кама төбәкара идарәсенең йомгаклау коллегиясе булды.

Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова катнашты.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында экологияне саклауга һәм халыкның тормышын яхшыртуга юнәлделерлгән эш Идел-Кама төбәкара идарәсенә мөһим бурыч булуын билгеләп үтте. Ул әлеге ведомство хезмәткәрләре алдында торган төп бурычларга тукталды. 

Рөстәм Нургалиевич әйтүенчә, Татарстан –  көчле сәнәгать республикасы, биредә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен күп эшләр эшләнә. 
«Кешеләр өчен яхшы экологик мохит булдыруга да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, бу юнәлешкә иҗтимагый киңлекләр булдыру керә. Без алдыбызда нинди бурычлар торганын күрәбез: бу – урман хуҗалыгы, су киңлеге, чиста һава. Без моны үзебез һәм киләчәгебез өчен эшлибез. Бу безнең җир, анда без яшибез, балаларыбыз һәм оныкларыбыз яшәячәк», – диде ул. 

Фотолар ТР Рәисе матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология роспотребнадзор