Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Югары судында ерткычларча үтерелгән Чаллы эшмәкәрләре эшен карый башладылар

Башта гапеләнүче хуҗабикәгә 20 тапкыр пычак белән кадый, аннары аның ирен кадап үтерә.

Әлеге җинаятьтә эшмәкәрләргә 15 ел дәвамында хуҗалык эшләрендә булышкан Ринат Зиннуров гаепләнә.  Ул ерткычларча ике кешене үтерү һәм икенче бер җинаять очрагын яшереп калу өчен үтерү белән янау очраклары буенча җавап тотачак. Өстәвенә, ир-ат машина урлап алып китү һәм караклык гамәлләре өчен дә суд каршына басачак. Тикшерүчеләр фикеренчә, гаепләнүче хуҗаларын матди байлыкларына кызыгып үтергән, дип хәбәр итә https://chelny-biz.ru сайты. 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 16 июнендә, 14 сәгать тирәсендә, Чаллының Боровецкое коттедж поселогында 70 яшьлек Фәридә һәм аның ирен - 74 яшьлек Назыф Хәбибуллиннарны үтереп чыгалар. Җинаять кылуда шикләнелеп хуҗалык буенча ярдәмче булып эшләгән 49 яшьлек ир-ат тоткарлана. Башта ул хуҗабикәгә 20 тапкыр пычак белән кадый, аннары аның ирен кадап үтерә. Хәбибуллиннар фаҗига урынында һәлак булалар. 

фото: https://chelny-biz.ru сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига