Транспорт хәрәкәте тагын чикләнә
Яңалыклар тасмасы

Транспорт хәрәкәте тагын чикләнә

Сәбәбе нидә?

5, 6, 7 майда 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Чаллыда транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары уздыруга әзерлек эшләре белән бәйле. 

Муса Җәлил проспектының Үзәк урамнан Батенчук урамына кадәр бер яктан, Муса Җәлил проспектыннан Ямашев бульварына кадәр икенче яктан автомобиль хәрәкәте чикләнә.

«Хәрәкәт маршрутлары вакытлыча үзгәрә. 26нчы маршрут автобусы Тукай яр буеннан  Мәләкәсарьягына китә», – дип хәбәр итте «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Юллар ябыла

Нет комментариев