Ту-154 пилотларының борт үзязгычында сакланган СОҢГЫ СҮЗЛӘРЕ тикшерелә башлады
Яңалыклар тасмасы

Ту-154 пилотларының борт үзязгычында сакланган СОҢГЫ СҮЗЛӘРЕ тикшерелә башлады

Сочида фаҗигага юлыккан Ту-154 очкычы бортындагы үзязгычның Мәскәүгә китерелүен бүген Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколов хәбәр иткән иде. Анда язылган мәгълүматлар бик мөһим. Нәкъ алар фаҗига сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Белгечләр бүген үк язмалар туплаган үзязгычны тикшерүгә керештеләр. «Лайф» хәбәр иткән соңгы мәгълүматларга караганда, пилотларның сөйләшүе: «Закрылки, с*ка!» һәм «Командир, падаем!» - дигән сүзләр белән өзелә. Икенче үзязгычны кайчан тикшерә башлаячаклары әлегә билгесез.

http://matbugat.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев