Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама ГЭСы күпере ачылды

Биредә ремонт вакытыннан иртәрәк тәмамланды.

Түбән Кама ГЭСы күперендә бөкеләр бетте. Казанга таба юл ачык. Сөенечле хәбәрне социаль челтәрендә "Автомобиль юллары предприятесе" директоры Марат Анисимов җиткерде. 

"Ремонт эшләре 10 июльдә тәмамланырга тиеш иде. Мэр Наил Мәһдиев соравы буенча төзекләндерү эшләрен 11 көнгә иртәрәк тәмамладык. Асфальт-бетон катламының өске өлешен тулысынча ясадык, яңгыр коеларын яңарттык, ярыкларны ямадык. Эшчеләр бер ялсыз, 2 смена буенча хезмәт куйды", - ди Марат Анисимов. 

Җитәкче эшчеләргә хезмәте өчен, машина йөртүчеләргәсабырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт