Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама ГЭСы күперендә ремонт тәмамланды

Биредә тәүлегенә 40 меңгә якын транспорт чарасы үтә.

Күпердә 13 сентябрьдә юл яңарту эшләренә керешкәннәр иде. Участокның Казанга таба юнәлеше генә ачык булды. Бу исә зур юл бөкеләренә китерде.

Җаваплы затлар бу авырлыклар 1 октябрьгә кадәр генә, дип ышандырганнар иде. Төзүчеләр исә эшләрне вакытыннан алда тәмамлады. "Хәзер биредә юлның ике як өлеше дә ачык", - ди алар. 

Шунысы да мәгълүм, киләчәктә, ягъни  М-7 трассасының Чаллыны урап узучы яңа участогын салып бетергәннән соң, Түбән Кама ГЭСы плотинасына капиталь ремонт үткәрәчәкләр. Дамбада шулай ук өстәмә тимер юл да салырга мөмкиннәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт