Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә.
Бүген көндезге 14 сәгать тирәсендә Түбән Каманың «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә шартлау булды. Якынча 13 кеше зыян күрде.
Якынча мәгълүматлар буенча җиһаз эшендә «сбой» килеп чыккан.
Чаллыдан Түбән Камага ашыгыч ярдәм хезмәтеннән 6 бригада җибәрелде.
Соңгы мәгълүматлар буенча 1 кеше вафат булган, зыян күрүчеләрнең саны 50гә җиткән.
Прокуратура тикшерү эшләре башлады.
Нет комментариев