Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы башкарма комитеты урман җирләрен саткан

Суд утырышы булды.

Тукай районы башкарма комитеты "Орбита-2" бакчачылык ширкәте янындагы урманнан җир кишәрлекләрен саткан. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бакча итеп тоту өчен барлыгы 3 участок сатылган. Әмма хуҗалары бакчачылар түгел, яшелчә дә үстермәгәннәр. Руслан Галиев әйтүенчә, җирләр "Түбән Кама “ милли паркына карый.

ТР прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән. Җир кишәрлекләрен дәүләт милкенә кайтаруны сораган. Суд шикаятьне уңай кабул иткән.

Исегезгә төшерәбез, бүген дә Тукай районы администрациясенә тикшерү белән килделәр. Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге белгечләре милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы документларын өйрәнде. Бу хакта монда язып чыктык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тукай районы