Тукай районы ГАИсында - яңа җитәкче
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы ГАИсында - яңа җитәкче

Ул моңарчы Чаллы дәүләт автоинспекциясендә эшләде.

Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе итеп 40 яшьлек Илнар Минәхтәм улы Каюмов билгеләнде. 14 ел буе ул Чаллының ЮХИДИ хезмәтендә эшләде. 2022 елдан юл-патруль хезмәтенең икенче рота командиры булды. 

Ул инженер белгечлеге буенча КамПИны тәмамлаган, КФУда юристлыкка да укыган. Илнар Каюмов званиесе буенча полиция майоры. 

Исегезгә төшерәбез, Тукай районы Дәүләт автоинспекциясен 12 ел дәвамында Шамил Ганиев җитәкләде. Узган ел ул оставкага китте. 

Фото «Якты юл» газетасы сайтыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев