Җинаять эше кузгатылды.
Тукай районы кешесенә мошенниклар шалтыратып, акчаны саклауның ышанычлы ысулын тәкъдим иткәннәр. 25 июньннән 7 июльгә кадәр шалтыратып олы яшьтәге ханыма бу ысулның ышанычлы булуын «аңлатканнар». Нәтиҗәдә хатын-кыз кушымта аша 1 250 000 сум акча күчергән.
Шуннан соң ханыма җавап бирүче булмаган. Ул үзенең мошенниклар ятьмәсенә эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинять эше кузгатылды.
Фото ясалма интеллект иҗаты
Нет комментариев