Аның мәетен җирле кешеләр чыгарган.
Тукай районында, Первомайка елгасында бер балыкчы батып үлгән. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 62 яшьлек ир-ат көймәдән егылып төшкән һәм юкка чыккан.
Урынга килгән коткаручылар 10 мең квадрат метр мәйданны һәм 5 км яр буен тикшергәннәр, балыкчыны эзләгәннәр. Әмма таба алмаганнар.
4 май төнендә кешеләр елганың Ильичевский поселогы янындагы яр буеннан аның мәетен тапканнар. Ир-атта коткару жилеты булмаган.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынды.
Нет комментариев