Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукайдагы куркыныч гарасат йортларны түбәсез калдырган - ВИДЕО

Көчле җил аркасында 150дән артык агач ауган, электр чыбыклары өзелгән.

Социаль челтәрләрдә 27 июньдә Чувашиянең Тукай авылында көчле өермә чыгуы турындагы видео таралган иде. Тик авыл халкы белдерүенчә, бу ролик аларда төшерелмәгән. Дөрес, аларда көчле җил булган. Ул кайсыдыр хуҗалыкның сарай түбәсен, кайсыларының капкасын, коймаларын алып ыргыткан. Йорт түбәләре зыян күргән кешеләр дә булган.

Федераль мәгълүмат чаралары исә видеодагы өермә Чувашиянең Ибресинск һәм Комсомол районнарында күзәтелгән дип хәбәр итә. Әлеге җирлекләрдә бик каты җил чыгып, шулай ук 70тән артык бинаны түбәсез калдырган. Моннан тыш 150дән артык агач ауган, электр чыбыклары өзелгән. Нәтиҗәдә 68 авыл утсыз калган. Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр булмаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев