Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Тукай оныклары" янында булып кайттык

Шушы көннәрдә “Без - Тукай оныклары” дип аталган профиль лагерендә ял итүче балалар Чаллы язучылары белән очрашты.

Чарада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Факил Сафин, РТ Язучлыр берлеге әгъзасы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина һәм яшь каләм иясе Айзирә Имамова катнашты. Иң элек балалар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.  “Ничек шигырь яза башларга?”, “Ул ничек языла?”, “Сезнең иң беренче шигырегез ничә яшьтә язылды?” дип кызыксындылар яшүсмерләр. Каләм ияләре исә бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Кемдер иҗатка рухи каршылыкларга, тирән кичерешләргә очраганнан соң килгән, кемдер тәүге шигырен гашыйк булганнан соң иҗат иткән. “Күңелдә шагыйрь яши икән, ул инде үзен балачактан ук сиздерә башлый”, - дип җавап бирде кунаклар бертавыштан.
Алар исә үзләре дә егет һәм кызларның биредәге тормышы белән кызыксынды. Татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү максатын күздә тоткан әлеге лагерьда  Курган, Оренбург, Томск, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән, Казан һәм Яр Чаллыдан 12-17 яшьлек 150ләп бала ял итә. Аларның һәркайсы уку алдынгысы булудан тыш, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә дә уңышка ирешкән. “Биредә без төрле уеннар, мастер-класслар аша сөйләм телебезне камилләштерәбез, сәләтләребезне үстерәбез”, - ди шәһәребезнең “Гали Акыш” лицеенда белем алучы Алмира Назифуллина. Ул төрле милли бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар алган. Үзе шигырьләр яза, аларны матур итеп укый да.
Давид Камалов Чиләбе өлкәсенең Златоуск шәһәреннән. Ул музыка мәктәбенең гитара бүлеген тәмамлаган. Киләчәктә гитара укытучысы булырга хыяллана. Лагерьга аның белән тагын ике дусты да килгән. 
Рината Исламова Оренбург шәһәреннән. Давид кебек ул да монда классташлары белән бергә ял итә. Чит шәһәргә беренче килүе. Кыз активист, волонтер, вокалист. Татар, рус, инглиз телләрендә җырлый. “Мондый күңелле лагерьда беренче тапкыр ял итүем. Укытучыларыбызга, әйдаманнарга һәм, гомумән, әлеге лагерьны оештыручыларга чиксез рәхмәт. Бу соңгы килүем булмас”, - ди шәһәребез кунагы. 
Айзирә Имамова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу