Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында кемгә һәйкәл куялар?

Татарстанда Тукай районы Яңа поселогында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Монумент өчен мәдәният йорты янында урын билгеләнгән, дип яза «Челнинские известия».

Татарстанның Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәйкәл булачак төзекләндерү объектына чыкты. Бүген биредә иҗтимагый киңлекләрне үстерү республика программасы кысаларында җирле мәдәният йорты янындагы паркны яңарту эшләре бара. Тукайлылар бу урынны тәкъдим ителгән алты варианттан сайлап алган.

Реконструкция кысаларында мәдәният йорты каршындагы мәйдан да яңартылачак. Парк белән бергә бу урын җирле халык өчен ял итү зонасы булачак, аны яшелләндерәчәкләр, шулай ук биредә балалар һәм өлкәннәр өчен мәйданчыклар булдыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев