Чаллы янында хатын-кыз югалган
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында хатын-кыз югалган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге Марина Юрьевна Зыбунованы эзләүдә ярдәм сорый.

1994 елгы хатын-кыз Тукай районының Мусабай-Завод авылында яши. Ул 20 май көнне кичке сәгать җиденче яртыда өйдән чыгып китә. Шул көннән бирле аның кая икәнлеге билгесез. 
Аңа 25-27 яшь, буе – 170-177 см тирәсе, ябык гәүдәле, бите озынча, чәчәләре кыска, аксыл төстә. Кыска кара куртка, караңгы-соры төстәге джинс чалбар, кара кроссовкадан булган. 
Хатын-кызны күрүчеләрне +7 906 332-02-03 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев