Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнисе үлеме өчен генә җавап тотмаячак - ВИДЕО

Тукай районының Җәйләү авылы янында прицеплы кулдан ясалган квадроцикл әйләнеп капланган. Ул арба таккан һәм печән төяп кайта торган булган. Әлеге фаҗигадә 63 яшьлек хатын-кыз вафат булган. К

Квадроцикл белән ир-ат идарә итә, аның әнисе – 63 яшьлек хатын-кыз – артта утырып бара. Тауга менгән чакта, транспорт артка таба төшә башлый, аннары әйләнеп каплана. Пассажир хатын квадроциклдан очып төшә һәм транспорт астында кала.

– Без печән артыннан киттек. Прицепка шактый гына печән төядек, инде өйгә кайтканда, тауга менеп барганда, минем квадроцикл артка тәгәри башлады. Прицеп исә әйләнеп капланды. Без дә транспорттан чыгып очтык. Әни квадроцикл астында калды һәм үлде... – дип шок хәлендә сөйли руль артында булган ир-ат. 

 

– Квадроциклны ир-ат үзе ясаган булган. Әлеге транспорт чарасының номеры да булмаган. Андый транспортны, әлбәттә, учетка да куймыйлар. Бу эш белән хәзер тикшерү комитеты хезмәткәрләре шөгыльләнә. Ир-атка мондый транспортта йөргәне өчен дә, аның гаебе белән  кеше үлеме өчен дә җәза яный, – дип сөйләде безгә Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев. 

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, квадроцикл белән идарә итүче ир-ат үзе дә имгәнгән. Аның туганының улы – 11 яшьлек малайның кулы сынган. Аны хастаханәгә илткәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев