40 процент бала тулы булмаган гаиләдә туа.
Республика буенча әлеге күрсәткеч 16 процентны тәшкил итә. Бу хакта Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигмәтуллина хәбәр итте.
– Республикада һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә туа. Былтыр андыйларның саны 6518 иде, быел – 1973. Кайбер районнарда никахтан тыш туган балалар саны артканнан арта бара. Мәсәлән, Тукай, Югары Ослан, Әлки районнарында ул 40 процентка кадәр тәшкил итә, – диде ул.
Моннан тыш хөкүмәтне республикада никахларны һәм туучылар санын теркәү буенча тискәре динамика борчый. Быелның дүрт ае эчендә 11804 бала туган, бу былтыргыдан 8 процентка кимрәк.
– Бу тенденция беренче ел гына күзәтелми. Кызганычка каршы, без 90нчы еллардагы вәзгыятькә кайтып барабыз. Ул елларда үлүчеләр саны туучылар саныннан күбрәк иде. Безне яшьләрнең гаиләгә карашы борчый, – ди Гөлшат Нигмәтуллина. – Замана яшьләре гаилә корырга һәм бала табарга ашыкмый. Гыйнвар-апрель айларында гаилә коручылар саны 3 процентка кимеде. Аерылучылар да күп. Ел башыннан 4413 бала әти-әниләренең аерылышуын кичергән, былтыр бу сан 9800 иде.
Нет комментариев