Туристларга ташламалы карталар кертелә
Быелдан Россиядә 30 яшькә кадәргеләр үзенчәлекле пластик картага ия була алалар. Аның ярдәмендә ил эчендә сәяхәт кылганда юл билеты (поездга, самолетка), кунакханәдә тору, кафе-рестораннарда туклану һәм күңел ачу чаралары өчен ташламлар ясалачак.
Аларның күләме хәтта 50 % ка кадәр җитәргә мөмкин. Кайда нинди ташлама тәкъдим ителүен махсус мобиль программа аша белеп булачак. Аның аша шулай ук бушлай керү мөмкинлеге булган театр-музейлар, концертлар, шоу-тамашалар хакында да мәгьлүмат җиткерелә. Әлеге картларны сентябрьдән 30 яшькә кадәрге россиялеләр Молодежный клуб привилегий интрент сайтында анкета тутырып башка кайтарта алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев