Пылесос сатып алып ипотекасыз калганнар
Яңалыклар тасмасы

Пылесос сатып алып ипотекасыз калганнар

Маркетплейсларда сак булыгыз!

Маркетплейслардан товар алганда кичектереп түләү мөмкинлеге тәкъдим итсәләр, ризалашырга ашыкмагыз. Юрист Айгөл Гыйльванова кредитны микрофинанс оешмалары тәкъдим итәргә мөмкин дип кисәтә.

«Микрофинанс оешмасыннан кредит алсагыз, сезнең кредит тарихыгыз начар якка үзгәрә. Мисалга бер очрак китерәм, ирле-хатынлы ипотекага заявка калдыра, әмма аларга баш тарталар. Кредит тарихын карасалар, микрофинанс оешмасы белән бәйләнгәннәр булып чыкты. Күптән түгел маркетплейстан кичектереп түләү шарты белән тузан суырткыч алганнар икән, кредитны микрофинанс оешмасы биргән», – ди.

Кредит тарихын яхшыртып буламы? Мошенниклардан ничек сакланырга? Айгөл Гыйльванова сорауларга ВК төркемендә туры эфирда җавап бирде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


микрозайм мошенники кредит

Нет комментариев