Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзелештә эш кайный

Россиядә бердәнбер проект буларак, төзелешне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның югары бәясен алган Чаллыдагы Sunrise City торак комплексы төзелешендә эшләрнең беренче этабы тәмамлану алдында. Объектларны тапшыру 2016 елның беренче кварталына планлаштырыла. Хәзерге вакытта монда монолит каркас эшләре, гипс блоклардан бүлмәләр бүлү, тәрәзә блоклары урнаштыру, су белән тәэмин итүче, суны чыгаручы тышкы...

Россиядә бердәнбер проект буларак, төзелешне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның югары бәясен алган Чаллыдагы Sunrise City торак комплексы төзелешендә эшләрнең беренче этабы тәмамлану алдында. Объектларны тапшыру 2016 елның беренче кварталына планлаштырыла. Хәзерге вакытта монда монолит каркас эшләре, гипс блоклардан бүлмәләр бүлү, тәрәзә блоклары урнаштыру, су белән тәэмин итүче, суны чыгаручы тышкы челтәрләр үткәрү һәм башка күптөрле эшләр бара. Сәүдә үзәгенең өч каты төзелгән инде, фасад эшләре 26%ка башкарылган. Дүрт катлы офис бинасы файдалануга әзер диярлек, монолит каркас төзелеп беткән. Сигез катлы бинаны төзү дә тәмамлану алдында. Биредә фасад эшләре 96%ка үтәлгән. 25әр катлы ике торак йорт төзелеп беткән, төзелеш компанияләре бина эчендәге эшләрне - электр челтәрләре үткәрү, җылылык системаларын урнаштыруны башкаралар. Төзелеш эшләре графиктан соңармый бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X