Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучылар КАМАЗга эшкә керде

КАМАЗның пресс-рам заводы җитәкчелеге җәйге каникул вакытында ел саен үз хезмәткәрләренең балаларын эш белән тәэмин итә. Күбесенчә эшчеләрнең социаль якланмаган категориясенә: ялгызы бала үстерүче аналарга, толларга, күп балалы гаиләләргә, инвалид хезмәткәрләргә өстенлек бирелә.

Июнь-июль айларында ярдәмче хезмәткәрләр булып 40 кеше эшләячәк. Бер ай эчендә территорияне төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә эшләп, 5 меңнән 7 мең сумга кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин.

Двигательләр заводында 20 эш урынына 25 кеше эшләргә теләк белдергән булса, июльдә андыйларның саны 40ка җиткән. Сайлап алганнан соң 38 яшүсмер белән килешүләр төзелгән. Алар барысы да территория җыештыруда эшләп, 3 мең сумнан күбрәк акча алачаклар.

КАМАЗдан бүленеп чыккан предприятие - Челныводоканалда да хезмәткәрләрнең балалары вакантлы урыннарны елдан-ел тизрәк алып бетерәләр. Быел биредә 60 балага эшләү мөмкинлеге тудырыла. Алар су чистарту станциясендә әйләнә-тирәне төзекләндерү, район су чистарту корылмалары, су белән тәэмин итү, инженерлык коммуникацияләре биләмәләрендә һәм идарә аппаратында эшләячәк. Предприятиедә гарантияләнгән эш хакы - 7309 сум. Моннан тыш КАМАЗга Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан укучыларга бюджеттан да өстәмә түләнә. Июнь аенда - 1275 сум, июльдә - 1190 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев