Укучыларның җәйге каникулы кайчан башлана?
Яңалыклар тасмасы

Укучыларның җәйге каникулы кайчан башлана?

Мәгариф министрлыгы җавап бирде.

РФ Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, җәйге каникул 27 майда башланып, 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
IX һәм XI сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамлану Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесенә бәйле булачак.
Мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, ял мәктәп укучыларына көч һәм энергия тупларга ярдәм итә, каникул чорында мәктәпләр каршында лагерьлар һәм балалар үзәкләре эшләячәк.
Укучылар спорт һәм сәламәтләндерү чараларында, конкурсларда, уен программаларында һәм мастер-классларда катнаша ала.
Министрлыкта шулай ук ел саен төбәкләргә каникулларның тәкъдим ителгән даталарын җибәрүләрен искәрттеләр. Шул ук вакытта, мәктәпләр графикны үз шартларын исәпкә алып үзгәртә ала.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев