Укытучыларны документ эшеннән арындыралар
Яңалыклар тасмасы

Укытучыларны документ эшеннән арындыралар

Бу эшне мәктәпләрдәге башка хезмәткәрләргә йөкләячәкләр.

Яңа уку елыннан укытучылар тутырачак документларның күләмен җайга сала торган нормалар үзгәрә. Хәзер белем бирүгә турыдан-туры бәйле булган документларның исемлеге генә калдырылган. Болар – фән буенча уку һәм тәрбия эшләре планы, электрон һәм дәрестән тыш эшләр журналын тутыру, укучыларга бәяләмә язу. Калган эшләрне башкару мәктәпләрдәге башка хезмәткәрләргә йөкләнәчәк. 

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белдергәнчә, әлеге адым укытучыга документ күләмен ике тапкыр киметергә ярдәм итәчәк.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев