Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ул кайтты!

Татарстанның Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Энгель Фәттахов сайланды. Район советы депутатлары Энгель Фәттахов кандидатурасы өчен бертавыштан ризалык бирде. Энгель Фәттахов кандидатурасын район советы депутатларына Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Актаныш районы башлыгы вәкаләтләрен Энгель Фәттахов башкарачак. Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев һәм Башкарма комитет...

Татарстанның Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Энгель Фәттахов сайланды. Район советы депутатлары Энгель Фәттахов кандидатурасы өчен бертавыштан ризалык бирде.

Энгель Фәттахов кандидатурасын район советы депутатларына Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Актаныш районы башлыгы вәкаләтләрен Энгель Фәттахов башкарачак.

Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов сессиядә бу вазифаларыннан азат ителде. Фаил Камаев бүген Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Энгель Фәттахов Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан башка эшкә күчү сәбәпле азат ителгән иде. Тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган. 1998 елдан алып 2012 елга кадәр Актаныш районы белән җитәкчелек иткән Энгель Фәттахов кабат район белән идарә итүгә билгеләп куелды.

Белешмә өчен. Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә Татарстанның Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аннары аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазифада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.

Утырышта шулай ук Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев