Үлгәнен дүрт көннән соң белгәннәр
Яңалыклар тасмасы

Үлгәнен дүрт көннән соң белгәннәр

Үлем сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Чаллының 7нче бистәсендәге бер фатирда ир-ат үлгән. 58 яшьлек иренең мәетен шимбә көнне кич өйгә кайткан хатыны күргән. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат үзенә-үзе кул салган. Ул бернинди дә язу калдырмаган. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсендә аның 4 көн элек үлгәне ачыкланган. Әлегә үлемгә китергән сәбәпләр билгеле түгел. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем

Нет комментариев