Ульяновск өлкәсеннән килүче егетне Чаллыга кертмәделәр
Яңалыклар тасмасы

Ульяновск өлкәсеннән килүче егетне Чаллыга кертмәделәр

Туп-туры полиция бүлегенә озаттылар.

Сәбәбе наркотик белән бәйле. "Тула-1" постында торучы инспекторлар "Опель" машинасын туктата. Руль артында утыручы 26 яшьлек егет үзен шикле тота. Инспекторлар автомобильне тикшерергә була һәм арткы як утыргычтан капчык табалар. Аның эчендә кызыл изолентага уралган 4 төргәк була. Тикшерү барышында наркотик матдә булуы ачыклана. 

Хәзер ир-атка карата җинаять эше кузгатырга уйлыйлар. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев