Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Урам җыештыручылар хөрмәткә лаек» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләдек(ФОТО)

«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе тарафыннан уздырылган конкурска йомгак ясалды.

Бүген, 15 март көнне Чаллының «Эврика» мәдәният клубында күркәм бәйрәм узды. "Шәһри Чаллы" редакциясе «Урам җыештыручылар хөрмәткә лаек» бәйгесендә катнашкан урам җыештыручыларны җыеп бүләкләү тантанасы оештырды. 

КҮБРӘК ФОТОЛАР МОНДА

– Шәһәр урамнарын сездән башка күз алдына да китерергә авыр. Сез иртәнге 3тә, 4тә үк эштә буласыз. Шулай иртә таңнан ук шәһәр урамнары чиста, кешеләргә матур һәм уңайлы булсын дип тырышасыз. Шундый олы да, кирәкле дә хезмәтегез өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең тырышлыкларыгыз алга таба да бары тик хөрмәткә генә лаек булса иде, – дип сөйләде "Шәһри Чаллы" газетасы баш редакторы Резидә Юсупова.

Шунысы сөенечле: урам җыештыручы ханымнарга теләктәшлек белдереп, идарә итү компанияләре вәкилләре, ТОС җитәкчеләре дә килделәр. Алар да үзләренең тырыш хезмәткәрләре турында җылы сүзләр әйттеләр. 

Бәйрәмгә ямь өстәп, кунаклар алдында моңлы шәһәрдәшебез, баянчы Фәнилә Салихова, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева һәм җырчы Артур Салихов чыгыш ясадылар. 

Соңыннан урам җыештыручыларны бүләкләү тантанасы узды. Аларның һәрберсенә Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылды.

– Безне шулай хөрмәтләгәнегез өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын! Дөресен генә әйткәндә, безнең һөнәрне күптәннән престижлы дип санамыйлар. Моңа бер яктан күңел бик төшә, тик сезнең тарафтан мондый бәйрәм оештыруыгыз безгә канатлар өстәгәндәй булды. Үзебезне күрсәттек, коллегаларны күрдек. Без бик кирәк әле, – дип сөйләде бәйгедә җиңү яулаган Гөлшат Хәлилова.

Сүз уңаеннан, аның өчен бәйгедә 1403 кеше тавыш бирде.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев