Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды
Яңалыклар тасмасы

Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды

Ике бәйрәм дә эшләми торган бәйрәм көн санала.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү датасын билгеләгән указны имзалады. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Быел Ураза бәйрәме – 21 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнгән.

Искәртеп узабыз, республикада ике бәйрәм дә эшләми торган бәйрәм көн санала.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев