Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уртача пенсия 17444 сум булачак

2021 елда пенсия күләме артачак

Киләсе елда өлкәннәрне берьюлы берничә яңалык көтә. 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларга, картлык буенча пенсияләрне дә кертеп, барлык иминият пенсияләрен 6,3 процентка индексацияләү булачак. Пенсия уртача бер мең сумга артачак һәм 17 444 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, 2021 елдан пенсияләрне билгеләү өчен кирәкле стажның бер өлешен югалту куркынычы кискен кимиячәк. Элек кәгазьдә сакланган эш чорындагы язмаларны электрон хезмәт кенәгәсенә кертергә була. Моның өчен Пенсия фондына гариза җибәрергә кирәк булачак, дип аныклый «Парламентская газета». Алга таба хезмәт стажы турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша да алырга мөмкин булачак.

Шулай ук 1 февральдән сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм барлык категория инвалидларга айлык акчалата түләүләр дә артачак. Алдагы ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып, нинди суммага икәне билгеләнәчәк. Әлегә ул 3,8 процент тәшкил итә.

1 апрельдән социаль пенсияләрне дә пенсионерның яшәү минимумы үсешенең фаразланган индексы күләменә индексациялиләр. Әлегә бу 2,6 процент. Әмма бу күрсәткеч әле төзәтелергә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионная реформа пенсия