“Усадьба-2” ширкәтендә чыккан янгын буенча яңа мәгълүматлар бар
Бу хакта янгын күзәтчелеге бүлеге белгече сөйләде.
1 июнь көнне көндезге сәгать 1дә “Усадьба-2” бакчачылык ширкәтендә агач йорт дөрләп янды (монда язып чыктык). Ут 100 кв.метр мәйданны чолгап алды.
Урынга 3 янгын сүндерү машинасы килеп җитте.
- Агач йорт тулысынча янып бетте. Тикшерү үткәрдек. Әмма янгынның төгәл сәбәбен әйтә алмыйбыз. 3 фараз бар. Тикшерү нәтиҗәләрен экспертизага Казанга җибәрәбез. Нәтиҗәләре 1,5-2 айдан соң гына билгеле булачак. Шуны әйтә алам: ут өй эчендә чыкмый, - ди Тукай районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшчәнлек бүлегенең өлкән испекторы Артём Асеев.
Янгын чыккан вакытта йортта ана кеше һәм яшүсмер улы була. Алар тиз генә урамга чыгып өлгерә. Хәзер салынган зыян күләме ачыклана. Кызганычка каршы, йорт иминиятләштерелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев