Ут капкан машинадан чыга алмаган: Зәй юлында коточкыч авария
Яңалыклар тасмасы

Ут капкан машинадан чыга алмаган: Зәй юлында коточкыч авария

Урында инспекторлар эшли.

Зәй-Әлмәт юлында 3 машина катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Шаһитлар әйтүенчә, автомобильнең берсе йөк машинасына бәрелеп, дөрләп яна башлый. Йөртүче ут капкан транспорт чарасыннан чыгарга тырыша, әмма кысылып калу нәтиҗәсендә булдыра алмый.

Урында инспекторлар, коткаручылар эшли. Авария сәбәпләре ачыклана.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


янгын

Нет комментариев