Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцина өзлегүләрдән саклый

Коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять янә киренкеләнде. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Башкортстанда чикләүләр кертелде. Шәһәребездә дә кайбер чаралар үткәрелми башлады. Рәсми булмаган мәгълуматларга караганда, Татарстанга да, шәһәребезгә дә таҗлы вирусның һинд штаммлысы кайткан. Ул моңа кадәргесенә караганда да зыянлырак. Белгечләр әйтүенчә, картларны гына түгел, яшьләрне, балаларны да аямый... Мондый шартларда вакцина ясату көнүзәк мәсьәләгә әйләнде.

Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханәнең медицина-профилактика бүлеге мөдире Людмила Ваструкова халыкны үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә битараф булмыйча, табиб белән киңәшеп прививка ясатырга чакырды.

- Коронавируска каршы вакцина турында халык арасында, аеруча социаль челтәрләрдә, төрле фикерләр йөри. Без, табиблар, авырып алу яхшырак дигән фикерне дә ишетәбез. Инфекциядән соң иммунитет көчле һәм шактый озакка җитәргә мөмкин диләр, ләкин бу иммунитет нинди бәһа белән килергә мөмкин соң? Американың бер Президенты Рузвельт инвалид коляскасында утыра. Бу балачакта полиомиелит кичерү нәтиҗәсе. Дөрес, инвалид калса да, бу аңа Президент булырга комачауламаган. Бу иммунитет аңа ничек килгән? Кызганыч, әлеге сорауга җавап бирүче юк. Полиомиелит үпкә мускулларын бетерә, кеше гомергә ИВЛ аппараты астында да калырга мөмкин. Безгә андый иммунитет кирәкме? Вакцинопрофилактика - ирекле эш, ләкин аның өзлегүләрне, үлемне 100% кисәтә алганын онытмаска кирәк. “Спутник V” ның көче барлык билгеле штаммнарга җитә. Вакциналар составына S аксымы кергән барлык вирус компонентлары да керә, шунлыктан вирус кеше организмына яраклаша. Шөкер, соңгы вакытларда коронавируска каршы вакцинаның кирәкле эш икәнлеген аңлап, аны үз теләкләре белән ясатучылар артты. Без көн саен вакцинаның икенче компонентын якынча – 200, беренче компонентын 100 кешегә куябыз. Өзлегүчеләр юк. Кешеләр 80-90 яшьтән узган ата-аналарына табибларны өйләренә чакырып вакцина ясаталар. Өзлегүләр алдык, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясады дип зарланучылар юк.

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә “Спутник V”ның беренче компонентын 10 251 кеше ясаткан. Компаниянең 7 меңнән артык хезмәткәре вакцинаны тулысынча алган.

Төрле өлкәләрдә, төрле һөнәр ияләре булып эшләүче танышларым арасында да үз теләкләре белән вакцина ясатучылар җитәрлек. Шушы көннәрдә генә хезмәттәшем Ләйсән Ханова прививка ясатуын хәбәр итте. “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыятенең агрономы Әлфия Әхмәтшина да “Спутник V” вакцинасының беренчен компонентын алуларын, аны җиңел үткәрүләрен, шушы көннәрдә икенчесен кадатачакларын әйтте.

Без дә алардан үрнәк алып, сәламәтлегебезнең беренче чиратта үзебез һәм якыннарыбыз өчен кирәклеген истә тотып, табибларыбызны тыңлап, дөрес карар кабул итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус