Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакыт белән сыналган тотрыклылык - бу бер банк турында әйтелгән сүзләр

«КАМКОМБАНК» җаваплылыгы чикле оешма – газетабызның тугры дусты. 2001 елдан бирле аны җитәкләгән Розалия Габдуллина лаеклы ялга киткәч, банкка идарә рәисе булып, тәҗрибәле банкир Лилия Байчурина килде. Ул да үзенә кадәр эшләгән җитәкче кебек үз эшенең остасы, ярдәмчел. Нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Премьер-министры һәм шәһәр мэрының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Тиздән «Камкомбанк» оешуга 31 ел тула. Бу уңайдан әлеге финанс оешмасының җитәкчесе Лилия Байчурина белән әңгәмә кордык. 
– Лилия Хасиятулловна банкның тарихын искә төшереп үтик әле?
– Кама коммерция банкы 1990 елның 4 октябрендә СССР Дәүләт банкы тарафыннан пай банкы итеп теркәлгән. Ул Чаллының – беренче, Татарстанның өченче коммерция банкы булып тарихка керде. Үзенең эшчәнлеге дәвамында бу финанс оешмасы банк хезмәтләре базарында ныклы адымнар белән атлый. Ул – Татарстанда һәм аннан читтә, икътисадның реаль секторында, нәтиҗәле эшләүче тотрыклы, универсаль кредит оешмасы. Бүгенге көндә аның Татарстанда – Казан, Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Буа, Әлмәт, Россиядә – Ижау, Димитровград шәһәрләрендәге бүлекчәләре уңышлы эшли.  
– Халыкка нинди хезмәтләр тәкъдим итәсез?
– Банк килентларына түбәндәге хезмәтләрне тәкъдим итә: физик һәм юридик затларга – расчёт-касса хезмәте; физик һәм юридик затларга – кредитлар; вексельләр һәм кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр; гражданнарга – кертемнәр, юридик затларга депозитлар буенча операцияләр; акча күчерүләр. Банкта барлык операцияләр гамәлдәге кануннар, Россия банкының норматив актлары нигезендә башкарыла.  
«Вакыт белән сыналган тотрыклык» дигән гыйбарәгә тугры калып, үзләренең финанслары белән идарә итүне безгә ышанып тапшырган клиентларыбыз алдында җаваплылык тоеп, тырышып эшлибез. 
– Күпме предприятие һәм оешма белән хезмәттәшлек итәсез?
– Без 5000нән артык оешма белән хезмәттәшлек итәбез. 
– «КАМКОМБАНК» – социаль юнәлешле банк. Социаль проектлар киләчәктә дә  дәвам итәчәкме?
– Безнең гамәлдәге социаль проектлар кече һәм урта эшмәкәрлеккә, лаеклы ялдагы кешеләргә, яшьләргә юнәлдерелгән. Яңа проектларыбыз да бар. Урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында үзмәшгульләр өчен иң яхшы бизнес проект, лаеклы ялдагы кешеләр арасында мәгълүмати технологияләр буенча бәйге һәм башкалар.
– Үзегез һәм хезмәт юлыгыз белән таныштырыгыз әле?
– Мин Татарстанның Әлки районында туып-үстем. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, икътисадчы квалификациясе белән  «финанслар һәм кредит» белгечлеге алдым.  Финанс эшчәнлегемне 1994 елда «Челны банк» акционерлык банкында икътисадчы булып башладым. Аннары 20 елдан артык төрле банкларда хисапчыдан алып хисап-операция бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкардым. Филиалның баш хисапчысы һәм идарәчесе дә булдым. 2017 елның июнендә Чаллыда «Аверс» банкының операция офисы белән җитәкчлек иттем. Быел «КАМКОМБАНК»та эшли башладым. 
– Тәҗрибәле банкир буларак, гади кешеләргә акчаларын кая сакларга киңәш итәсез?
– Кагыйдә буларак, без физик затларга –кертемнәр, юридик затларга депозитлар тәкъдим итәбез. Инвестицияләр өчен идеаль корал юк. Эшчәнлеге таныш һәм аңлаешлы булганын өйрәнеп, сайлап алырга кирәк. Моннан тыш, вакытның чыгымнарын бәяләү зарур.  Һәр коралның тискәре һәм уңай яклары бар. Үзегезгә туры килгәнен, ышанычлысын сайларга гына кирәк.
– Банкның туган көне уңаеннан, клиентларыгызга һәм партненерларыгызга теләкләрегез.
– 2021 елның 4 октябрендә «Камкомбанк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үзенең 31нче туган көнен билгеләп үтә. Без бу көнне үзебезнең клиентларыбызга һәм партнерларыбызга тагын бер кат рәхмәт әйтәбез. Банк коллективының күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, безнең перспективалар һәм финанс эшчәнлегебез эшмәкәрлекнең үсешенә, бизнес проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Партнерларыбызга уңышлы проектлар һәм коммерция максатларына ирешүләрен телим. Без үз ягыбыздан заманча һәм нәтиҗәле финанс кораллары белән идеяләрегезне тормышка ашырырга булышабыз. Барыгызга да ихлас күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банк