Вахитов проспектыннан трамвайлар йөрми башлый
Яңалыклар тасмасы

Вахитов проспектыннан трамвайлар йөрми башлый

Сәбәбе ремонт белән бәйле.

28 июньнән иртәнге сәгать 5тән Вахитов проспектындагы трамвай юлларын ремонтка ябачаклар. Юлларның “Боз сарае” тукталышыннан “Хәсән Туфан проспекты төене”нә кадәр өлеше төзекләндереләчәк. Ремонт 1 айга сузылачак. 3, 4, 6, 7, 8 санлы трамвай маршрутлары Беляев проспекты буенча билгеле схема буенча хәрәкәт итәчәк. 

Вакытлыча схема белән моннан танышып була. 

Фото "Электротранспорт" ҖЧҖ социаль челтәреннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев