“Весна-2” бакчачылык ширкәтендә шартлау булды
Яңалыклар тасмасы

“Весна-2” бакчачылык ширкәтендә шартлау булды

Белгечләр сәбәбен газ баллоныннан күрә.

“Весна-2” бакчачылары төннәрен кичә уяу уздырырга мәҗбүр булды. Йортларның берсендә көчле шартлау булды. Сәбәбе газ баллоны белән бәйле. 

- Вакыйга төнге 10 тулып киткәч булды. Урынга тиз арада коткаручылар, табиблар килеп җитте. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Өй хуҗалары шәһәргә кайтып киткән иде. Фаҗига турында ишеткәч, килеп җитәләр”, - ди “Весна-2” бакчачылык ширкәте рәисе Илгиз Шәяхмәтов. 

Бер катлы йорт танымаслык хәлдә. Җимерек. Хәзерге вакытта салынган зыян күләме ачыклана. Шунысы аяныч – йорт иминиятләштерелмәгән. 

“Бакчачыларның күбесе баллоннарга газны авто-газ станцияләрендә салдырта. Бу дөрес түгел. Анда күпме газ салынганлыгы контрольдә тотылмый. Күбрәк тә салырга мөмкиннәр. Шуңа күрә баллон басым нәтиҗәсендә шартлый. Газны махсус станцияләрдә салдырырга кирәк”, - ди Илгиз Шәяхмәтов. 

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Газ баллонының шартлау сәбәпләре ачыклана.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев